Чишмэ
+13 °С
Облачно
Укучы – гәзит
22 Августа 2020, 11:17

Гомер буе район гәзите белән

Чишмә поселогында яшәүче Нурзилә Сәйфуллина район гәзитеннән бүләккә юрган алды. Бүләкне аның кызы Ризидә Сәйфуллина килеп алды.

– Әни район гәзитенә гомер буе язылды, ә бүләк отуы турында Гомәр абыйдан белгән, Сәйфуллина дип язганнар, син түгелме бу, әни, дигән? Әни башта гәзитнең соңгы битенә күз сала, әһә, туган көн белән котлаганнар икән, бу кешене беләм ди, соңыннан районның авыл тормышы белән таныша. Ул үзе тумышы белән Чувалкип авылыннан, әти белән Казахстанда чирәм җирләрне үзләштергәннәр, ә 68нче елда без янә Чишмәгә күченеп кайттык. Әни күп урыннарда эшләде, аны берничә тапкыр поселок Советы депутаты итеп сайладылар. Әтиебез Заһит белән өч балага: абыйларым Гомәр белән Зәкигә һәм миңа гомер биргәннәр.
Читайте нас