Чишмэ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
2 июль 2020, 14:00

Халык башлангычы. Кушылыгыз!

Район гәзитендә «Халык башлангычы» дип аталган яңа бәйге башлана.

Чишмә районында актив һәм эш башлап йөрүче кешеләр күп, сезнең күршеләрегез, танышларыгыз арасында да шундыйлар бардыр, мөгаен. Алар читтән килеп кемнеңдер эшләгәнен көтеп тормыйча, барысын да үз кулларына ала һәм балалар өчен таганнар, футбол капкалары ясый, чишмәләрне төзекләндерә, кешеләргә файда китерүче төрле игелекле гамәлләр кыла.
Шундый кешеләрне белсәгез, алар турында гәзитнең электрон почтасы аша ([email protected]) яки «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге төркемгә язып җибәрегез, фотосы белән булса тагын да яхшырак. Яки 8 (34797) 2-19-81, 8 (34797) 2-05-89 номеры буенча шалтыратып мәкалә героен тәкъдим итегез. Бу очракта безнең хәбәрчеләр аның турында үзләре язачаклар. Чишмәлеләр арабызда шундый уңган кешеләр барлыгын белсеннәр, бәлки, бу башкаларда да игелекле эшләр башкару теләге тудырыр.
Читайте нас: