Чишмэ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 Май 2020, 17:45

Җиңү язы

Гәзит укучыбыз иҗаты

Кифая Монзарова
Җиңү язы
Җиңү язы, җиңү язы җирдә,
Ак каеннар яшел бөредә.
Мыек чыгармаган яшь егетнең
Бил каешы саклана чөйдә.
Анасының күзләре дә күрми,
Һәркөн сәрмәп карый шул чөйне,
Күңеленнән моңлап дисбе тарта,
Улы-бәгъре моңлаган көйне.
Нинди көй икәнен белми үзе,
Күңеленә кереп сарылган.
Көтә һаман, өзми өмет җебен,
Изге җаны көйрәп куырылган.
Кайтмады улы, кайтмады шул,
Явыз сугыш өзде гомерен,
Риза булыр иде газизенең
Җир куенына салса да көлен.
Яуда үлгән улы, янып үлгән,
Танкына төшкән бомбадан,
Күкне иңли изге ана күңеле,
Күк йөзендә тик зәңгәр томан.
Хәтер көне
Карт солдатның бит-яңагы буйлап
Күз яшьләре төшә тәгәрәп.
Ирләр еламый, дип кемнәр әйткән,
Ул бары тик сакланган гадәт.
Елый ирләр, елый бүген илем,
Күз яшьләрен түгә туган җир.
Хәтер көне бүген, хәтер көне,
Сәлам юллый бүген талгын җил.
Читайте нас: