Чишмэ
+12 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Укучы – гәзит
8 Мая 2020, 11:43
Сугыш кызганмады
Гәзит укучыбыз иҗаты
Сугыш кызганмады балаларны,
Сугыш кызганмады аналарны.
Җиргә сеңгән бала канымы әллә,
Кызыл мәкләр баскан далаларны.
Ил газабы күргән ирнең иңе,
Җирен сөргән ялгыз тол хатын.
Ялгыз хатын күтәргән газабын,
Буразнада үлсә дә аты.
Ат тарталмас йөкне тарта алган,
Балаларын ятим итмәгән.
Кемдер килеп ярдәм итәр диеп,
Кул кушырып ярдәм көтмәгән.
Ил күгендә парлы күгәрченнәр,
Күгәрченнәр – җиңү билгесе!
Яшә, илем, яшә горур булып,
Син үзең бит халкың көзгесе.
Кифая Монзарова
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"