Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
8 Май 2020, 19:45

Без балачак турында оныттык

Сугышка кадәр әти белән әни Чишмә районының Леонидовка авылында яшәде, ул 175 йорт-куралы авыл иде.

Кичләрен капка төпләренә басу эшеннән кайткан яшьләр җыела, гармун моңы яңгырый, бергәләп җырлашып утыралар. Сугыш башлангач әти һәм абыйларым фронтка китте. Авыл бушап калды. Ул вакытта миңа 11 яшь, яңа гына Леонидовка мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлаган идем. Укуымны дәвам итә алмадым. Минем һәм яшьтәшләремнең зур тормышка аяк басуы шулай башланды.
Без, 10–11 яшьлек үсмерләр, балачак турында оныттык. Колхоз кырларында эшләдек. Бәрәңге, көнбагыш, бодай, арыш, тары үстердек. Бәрәңге һәм көнбагышны кәтмәннәр белән утасак, бөртекле культуралар арасын кечкенә кулларыбыз белән эшкәрттек. Соңга кадәр эшләдек. Өйгә кайтканда бармактагы яралардан кан саркый иде. Әнием, Елизавета Дунаева, йокларга ятар алдыннан яраларыбызны башта су, аннары бала бәвеле белән юа. Бик авыр булды. Техника юк, атлар да фронтка озатылган. Игенне чалгы белән чабалар, хатын-кызлар көлтә бәйли, ашлыкны чылбыр белән суга, җилгәрә. Без, балалар, коелып калган башакларны җыябыз. Үстерелгән уңыш дәүләткә тапшырыла. Колхозчылар да дәүләткә 200 литр сөт, 10–11 центнер бәрәңге, 250 данә йомырка, 700–800 сум дәүләт займы тапшырды.
Сугыш елларында хатыннар һәм үсмер кызлар-малайлар гына эшләделәр. Менә аларның исемнәре: Мария Кузьменко, Надежда, Полина, Мария һәм Николай Дунаевлар, Дарья Шурыгина, Петр, Валентина, Николай Кондратенко, Полина, Анна, Николай Бондаревлар һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән Сергей һәм Владимир Шавровлар.
Авылга эвакуацияләнүчеләрне 1942 елның язында алып килделәр. Хәтеремдә калган, ул көнне авылга райкомда эшләүче кеше белән 40ка якын хатын-кыз һәм бала-чага килде. Аларны өйләргә урнаштыра башладылар. Безгә кечкенә кызы белән бер хатынны керттеләр. Лена (безнең өйдәшнең исеме) иртән елга буена киткән иде, шуннан үлгән тавык күтәреп кайткан. Әни: «Нигә кирәк ул сиңа?», дип сорады. «Пешерәм, әлегә ашарга бернәрсәбез дә юк», дип җавап бирде ул. Әни аңа: «Без сезне өстәл яныннан кумыйбыз. Булганын бергә ашарбыз», диде. Бер гаилә кебек яшәдек. Безнең авылдашлар гына түгел, бөтен ил халкы бердәм булды. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тырышты, авыр заман булуга карамастан, соңгы кисәк икмәк белән бүлеште, игелекле булды.
Әтиебез, Данил Дунаев, 1947 елга кадәр хезмәт армиясендә хәрби объектлар төзүдә катнашты. Ә эвакуацияләнүчеләр сугыштан соң өйләренә кайтып киттеләр. Лена һәм аның кызы Светлана белән хат алышып тордык. Мин хәтта аларга кунакка да бардым. Ә Сергей һәм Владимир Шавровлар безнең авылда калды.
Фронтовикларга һәм тыл хезмәткәрләренә фашизмны җиңүгә ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ә яшьләргә әйтер сүзем шул: игелекле булыгыз, өлкәннәрне һәм ил тарихын хөрмәт итегез, икмәкнең кадерен белегез.
Мария Ладухина, Бөек Ватан сугышы ветераны
Читайте нас: