Бу көннәрдә гәзитләргә, шул исәптән районда чыгучы «Чишмә» гәзитенә дә 10–12 процент ташлама белән язылырга мөмкин. Аның бәясе – 901 сум 62 тиен, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга – 815,22 сум, юридик затларга – 865,62 сум.
Почта бүлекчәләренә килү мөһим түгел – мобиль кушымтада яки Рәсәй Почтасы сайтында да язылырга була. Язылу вакыты нибары берничә минутыгызны алачак.
Шулай ук хат ташучының мобиль почта-касса терминаллары аша да язылырга була. Әлеге вакытта ул республикада һәр өченче хат ташучыда диярлек бар.
Почта хезмәткәрен 8-800-1-000-000 телефоны буенча өегезгә яки эш урыныгызга да чакыртырга мөмкин.