Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
11 апрель 2020, 18:28

Сыерчыклар кайтты

Гәзит укучыбыз иҗаты

Рәис Әминев
Сыерчыклар кайтты, җылы җилләр исте,
Бакчабызда куак шаулады,
Кояшта җылынган барлык җан иясе
Яшәү дигән сулыш яулады.
Кырга чыкты төрле мал-туарлар,
Ятагыннан торды авыру әбиләр,
Бакчасына чыккан кайберәүләр
Бәхәс кора, яннарында уйный нәниләр.
Шулчак сузды үзенең матур моңын
Сыерчыгым ахры түзмәде,
Серле караш ташлап уйларымны минем
Кояш нурларыннан эзләде.
Шатлыгыннан канатларын кагып
Тирә-юньгә сүтте серләрен,
Туган илен өзелеп сагынганын,
Ерак юлны ничек үткәнен.
Тыңлыймын да сыерчыклар моңын,
Күңелем тула минем шатлыкка,
Алар белән бәхетлемен бүген,
Һич кайгырмыйм килгән картлыкка.
Читайте нас: