Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
8 апрель 2020, 18:35

Элек йортлар салган, хәзер мәчетләр төзи

Рәзил Ибраһимов – туган авылы Калмашта һәм Уфада «Кооператив аланы» бистәсенең ветераннар советы рәисе.

Шулай ук ул Рәсәй мөселманнары Үзәк диния нәзарәтендә мәчетләр төзү буенча киңәшче дә булып тора.
Рәзил Рәхимҗан улы 1937 елның 16 июнендә Калмаш авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Әтисе гражданнар сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы чорында, 45 яшьтә булуына карамастан, 1942 елда фронтка китә. Зур апасы Фәридәгә 18 яшь тулгач, ул да сугышка алына. Икенче апасы Фәүзия хезмәт лагерена чакырыла һәм Караидел районына урман кисәргә җибәрелә. Туган авылыннан соңга калып килгән өчен аны ике елга төрмәгә утырталар.
Балачагында Рәзил яшьтәшләре белән бергә басуда эшли – урып-җыйганнан соң басуда калган башакларны җыеп тапшыра, фермада маллар карый, араннарны тазарта. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң техникумга укырга керә, укыган чорда кочегар ярдәмчесе булып, ә җәй көне колхозда эшли.
Инженер-төзүче белемен алгач гомеренең 50 елын төзелешкә багышлый. Күп еллар буена эшләү дәверендә республика һәм союз әһәмиятендәге мөһим объектлар төзүгә зур өлеш кертә.
Төзүче һөнәре аңа үзенең кече туган ягы – Калмаш авылында мәчет төзүдә дә актив катнашырга ярдәм итә. «Аның киләчәккә планнары бик күп, – диде Калмаш мәчете имамы Рәзил Байков. – Быел дини бәйрәмнәрнең күбесе җәйгә туры килгәнлектән, мәчет каршында җәй утыру өчен урын ясарга һәм юл янындагы буш урында сквер төзергә ниятли. Шулай ук авылның үзәк урамнарына тротуар салу турында хыяллана. Аның үз сүзендә торуын белгәнлектән, моның шулай булачагына ышанам».
Әлеге вакытта Рәзил Рәхимҗан улы актив җәмәгать эше белән шөгыльләнә. Яшьләргә, укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча батырлык дәресләре үткәрә. Ул ел саен үткәрелүче «Рәсәй чаңгы юллары» ярышларында катнаша. Рәзил Рәхимҗан улы нәтиҗәле хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлеге алып барганы өчен Башкортстан Республикасының, Чишмә районы хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәсәй мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең «Әл-Игътисам» – «Бердәмлек» медале белән бүләкләнгән.
Читайте нас: