Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
21 март 2020, 18:18

Сагыну

Каурый каләм

Миләүшә
Эх, әнкәем, сагындым бит сине,
Әнием минем, бердән-бергенәм!
Ераклардан кайтып килә дисә,
Йөгерер идем бөтен көчемә.
Йөгерер идем, хәлем бетмәс иде,
Әнием минем, бердән-бергенәм!
Кочагыңа кереп, күзләреңә карап
Кочыр идем бөтен көчемә.
Әнием бәгърем, сагынамын сине,
Уйларымнан бер дә чыкмыйсың,
Көндезләрен сине искә алам,
Искә төшереп йокыга китәмен.
Тоела миңа һәрвакытта синең
Ягымлы йөзең, йомшак кулларың.
Сизәмен мин синең барлыгыңны,
Һәрвакытта минем янымда.
Әнием бәгърем, жаныкаем минем,
Сагыныуымның юк ул чикләре.
Кемнәр генә аңлар икән мине,
Сагышымның чиккә җиткәнен.
Читайте нас: