Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
16 февраль 2020, 14:33

Мин гашыйк

Каурый каләм

Гөлүсә ГАЛИМҖАНОВА
Түбә кыегында сөңге бозлар,
Яз киләсен хәбәр итәдер.
Күңелемнең иләсләнгән мәле
Һаман ак бураннар көтәдер.
Кемдер инде ямьле язлар көтә,
Җылы җәйләр көтә тилмереп.
Тик мин генә салкын кыштан
Җылы алып яшим тилереп.
Бураннары хыялларга төрә,
Ак карлары күмә аклыкка.
Бармы тагын берәү минем кебек
Гашыйк булган сихри сафлыкка.
Фасыл арты фасыл чиратлашсын,
Шигырь арты тусын шигырьләр.
Җитсен язы, җитсен җәе, көзе,
Күңелемдә кышым мең яшәр.
Читайте нас: