Үз банкыңның мобиль кушымтасында акча күчерү өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим:
Тиз түләү системасы аша телефон номеры буенча акча күчерү функциясен сайлау;
Акча алучының кесә телефоны номерын һәм акча суммасын күрсәтү;
Акча алучының исеме, әтисенең исеме һәм фамилиясенең беренче хәрефе, раслау коды язылган СМС хәбәр алганнан соң, акча алачак кеше турындагы мәгълүматларны һәм күчереләчәк акча суммасын игътибар белән тикшерү һәм акча күчерүне раслау.
Ул берничә секунд эчендә акча алучының исәбенә күчереләчәк һәм ул аны шунда ук куллана алачак.
Шунысы мөһим, акча күчергән банк һәм акчаны алган банк та Тиз түләү системасында катнашучылар булырга тиеш. Мондый банкларның исемлеге Тиз түләү системасы сайтында урнаштырылган: sbp.nspk.ru.
Әлеге вакытта Тиз түләү системасында 48,3 млрд сумлык 5,5 млн операция ясалган. Шул ук вакытта күчерүнең уртача суммасы 8,8 мең сум тәшкил итә.