Чишмэ
-29 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
8 февраль 2020, 16:19

Бәхет безнең кулда

Каурый каләм

Рәис ӘМИН
Киләм сиңа таба
Очрашуга һаман,
Күңлем сине килер дип көтә.
Тирә-якны күзлим,
Сөйгәнемне эзлим,
Бергә булуларга ни җитә.
Соңлама кил инде,
Үзең бер гөл инде,
Чәчәкләрең хуш ис таратты.
Әйдә бергә булыйк,
Башка сөйгәнем юк,
Дигәч күңел сине яратты.
Киләм юлларымнан
Бергә синең белән,
Сулый-сулый чәчәк исләрен.
Елмаясың миңа,
Яшерәсең нигә
Күңлеңдәге сөю хисләрен.
Синең белән бергә
Олы юлдан үргә
Китеп барам ярсып, шашынып.
Яратулар алда,
Бәхет безнең кулда,
Нигә барабыз соң ашыгып?!
Читайте нас в