Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
7 февраль 2020, 15:30

Гореф-гадәтләребез, телебез онытылмасын...

31нче гыйнварда Сәйран авылы китапханәсендә татар язучысы Әмирхан Еникиның хис-кичерешләргә бай һәм тирән мәгънәле «Әйтелмәгән васыять» дип исемләнгән хикәясе буенча китап укучылар арасында әңгәмә үтте.

Әсәрдә төп герой – Акъәбинең авылдагы тормышы, кинәт авырып китүе, шәһәрдә яшәүче балаларында авырып ятуы һәм үлеме сурәтләнә. Ул үлеме якынлашуын сизеп соңгы теләген балаларына җиткерергә тырыша, тик алар я ашыгалар, я тыңларга теләмиләр. Акъәбинең җаны өзгәләнә, бик борчыла.
Балаларына дөрес тәрбия биргән кебек иде, ә алар туган авылларына сирәк кайталар, туганнары белән аралашмыйлар, оныклары да картәниләре белән сөйләшерлек бер авыз сүз татарча белми. Димәк, тел югалган, халкыбызның гореф-гадәтләре онытылган, туган нигез таралган...
Әниләренең үләрен аңлаган балалары карчыкны соңгы юлга үз өйләреннән озатырга теләмиләр, өйдә үлсә мәшәкате күп булачак дип куркалар (мулла, юучылар чакыртасы, хәер таратасы була бит). Ай-ваена карамыйча көчләп дәваханәгә илтеп куялар. Озак та тормый карчык дөнья куя, күзләрен чит кешеләр йомдыралар. Акъәби мөселманча юындырып, ак кәфенгә төреп, гомер иткән авылыма кайтарып җирләгез, дип әйтергә тели, тик аны беркем тыңламый. Балалары аны яңа күлмәген кидереп шәһәр зиратына күмәләр.
Әсәрнең азагында авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Сандыктагы кәфенлекне күргәч кенә балалары әниләре алдында гаепле икәннәрен, аның үтенечен тыңлап, бердәнбер васыятен үтәмәгәннәрен аңлыйлар...
Әлеге хикәянең башыннан азагына кадәр милләтнең бүгенге көндәге язмышы, туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт, гореф-гадәтләрне онытмау, милли йолаларны хөрмәт итү, иманлы кеше булып калу мәсьәләсе кызыл юл булып ярылып ята.
Илүзә Батыршина, Сәйран авылы китапханәчесе
Читайте нас: