Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
4 февраль 2020, 19:32

Хокуктан мәхрүм иттеләрме? Таныклыкны да илтеп бирегез

Сорау бир

«Мине машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр, тик таныклыкны алмадылар. Документны ЮХИДИ бүлегенә үземә илтеп бирергәме? Җәза срогы тәмамланганнан соң имтихан тапшырырга кирәк булачакмы?».
И. Руслан, Чишмә авылы
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Байков җавап бирә:
– Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү – автомобиль хуҗасы өчен иң җитди җәзаларның берсе. 2013 елның 1 сентябренә кадәр ЮХИДИ инспекторларына закон бозучыларның машина йөртү таныклыгын алырга рөхсәт ителде. Хәзер исә бөтенләй башка схема эшли. 2013 елның беренче сентябреннән соң кулланыла башлаган яңа кагыйдәләргә ярашлы, машина хуҗасы судның билгеле бер категориядәге транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карары гамәлгә кергәннән соң, таныклыкны 3 көн эчендә ЮХИДИ бүлегенә үзе илтеп бирергә тиеш. Үзең белән суд карары һәм паспорт булу мөһим. Мәхрүм итү вакыты машина йөртү таныклыгын Дәүләт автоинспекциясенә тапшырган көннән башлана. Әгәр сез таныклыкны шунда ук түгел, ә бер елдан соң гына тапшырган булсагыз, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү срогы да бер елдан соң башланачак. Хәзер сезгә аның тәмамлануын сабыр гына көтәргә, һәм аннан соң шул ук бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җәзага тартылган шоферга Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә Юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик өлеше буенча яңадан имтихан тапшырырга кирәк булачак. Дөрес, бер искәрмә бар: 2013 елның 1 сентябрендә чыккан 32.6 маддә үз көченә кергәнче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләргә Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга кирәкми, ә таныклыктан соңрак «колак кагучыларга» – кирәк.
Читайте нас: