Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
1 февраль 2020, 13:47

Шәехзадә Бабичның «Халыкка ант»ы

Шагыйрь юбилеена

А. Гыйндуллина
Чишмә поселогының балалар китапханәсендә Шәехзадә Бабич шигырьләрен сәнгатьле итеп уку чарасы үтте. Ул бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланды.
«Читайка» клубына йөрүче, китап укырга яратучы балалар шагыйрьнең кыска, әмма якты тормыш юлы турында белделәр. Алар китапханәченең талантлы шагыйрь турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар.
Ш. Бабичның шигырьләре, үз халкына тугрылыгы турында фикер алыштылар.
Бу көнне китапханәдә шагыйрьнең «Без үзебез – башкортлар» («Туган телгә 100 адым» китап проектындагы әсәрләр исемлегендә), «Китап», «Яңгыр яу», «Салават батыр», «Халыкка ант» дигән шигырьләре рус һәм башкорт телләрендә яңгырады.
Читайте нас: