Чишмэ
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
29 гыйнвар 2020, 14:47

Кошлар имин кышласын өчен

Безнең «Петушок» балалар бакчасының мәктәпкәчә төркемендә «Кошлар өчен утлык» дип аталган экологик акция үтте.

Регина Миргазева, тәрбияче
Кошлар өчен үз кулларың белән утлык ясау идеясен ата-аналарның күбесе күтәреп алды. Алар барлык фантазияләрен эшкә җигеп утлыкларны үзенчәлекле итеп ясадылар. Сабыйлар утлыкларны бакчага зур горурлык белән алып килделәр, һәм берсен-берсе уздырып әтиләренең аларга чүкечне ышанып тапшыруы һәм әниләре белән бергәләп бизәүләре турында сөйләделәр.
Утлыкларны балалар бакчасы территориясенә элдек, сабыйлар кошларны бик теләп ашаталар. Ә тәрбиячеләр аларга кошларның төрләре һәм аларга җим салу тәртибе турында сөйлиләр.
Читайте нас: