Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
23 гыйнвар 2020, 16:40

Район гәзите уңыш китерә

Бүләк отучыларыбыз

Атна саен бүләк уйнатканда 83 яшьлек Мәгъсүм Гыйльванов тостер отты.
– Күптән түгел генә беркайчан да бүләк отканым юк, дип уйлаган идем, гәзитне ачсам бүләк отучылар арасында булуымны күрдем. Район гәзитен укып туган ягыбыз яңалыкларыннан хәбәрдар булам, бигрәк тә криминаль яңалыкларны укырга яратам, – дип сөйләде Мәгъсүм Ильяс улы.
Мәгъсүм Гыйльванов 32 ел поезд машинисты булып эшләгән. Аның ике кызы, дүрт оныгы һәм дүрт туруны бар. Әлеге вакытта ул лаеклы ялда, күп вакытын оныклары һәм туруннары белән үткәрә.
Чишмәдә яшәүче Фәнисә Дәүләтшина район гәзитеннән атна саен бүләк уйнатуда стаканнар отты.
– Район гәзитенә 45 ел буена язылам, бүләкне беренче тапкыр оттым. Башта ышанмадым, фамилиядәшем генәдер дип уйладым, аннары кызым белән карагач, минем адрес булуын күреп гаҗәпләндек, – дип сөйләде Фәнисә Дәүләтшина.
Фәнисә Сәгыйть кызы поселокның беренче мәктәбендә география укыткан, эшләгән елларында сыйныф җитәкчесе дә булган.
Читайте нас: