Температура югары булганда, ангина, бронхит вакытында бер аш кашыгы ваклап туралган инжирга ике стакан кайнар су салып, ун минут сүрән утта кайнаталар. Сөзеп алып, көненә дүрт тапкыр эчәләр. Хәлсезлек, арыганлык сизелгәндә, бер стакан җылы сөткә инжир салып эчәргә кирәк.