Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
3 гыйнвар 2020, 11:25

Фикер сорашыйк: 2019 ел исегездә ничек калды?


– Ел башында гаиләбездә зур бәйрәм булды – әниебезнең юбилеен билгеләп үттек. 45 яшьлек юбилеема укучыларым (мин башлангыч сыйныф укытучысы) бүләк ясады – иншалар бәйгеләрендә җиңү яуладылар. Сыйныф белән «Кыш бабайга хат» акциясендә катнаштык, казанышларыбыз турында сөйләдек, биш укучым җиңү яулады. 6 гыйнварда алар Уфага Раштуа бәйрәменә барачак.


– Бу ел уңышлы булды, тыныч үтте. Тормыш иптәшем белән икәү генә яшибез. Өч балабыз һәм өч оныгыбыз бар. Җәй бакчада эшләдек, мул уңыш үстердек. Диспансерлаштыру үттек. Нинди яңалыкларыбыз бармы? Эт алдык, йоркширский терьер, кушаматы – Боб. Бик акыллы, тәртипле. Көнгә ике тапкыр урамга алып чыгабыз. Боб – безнең гаилә әгъзасы.


– Шатлыклы мизгелләр дә, кайгылы вакытлар да булды. Алар эт, табигать белән бәйле. Мине хуҗасыз хайваннар проблемасы бик борчый. Урамда йөргән песиләр, этләр бик күп. Бер этне өемә дә алып кайттым, ичмасам йорты булыр, дип уйладым. Ә тагын да табигатебез өчен күңел әрни. Тирә-юньдә урманнар киселә, урман-кырларда чүп өемнәре барлыкка килә.


– Тормыш иптәшем, хезмәт ветераны Гизәр Янбарисов белән вакыйгаларга бай кызыклы тормыш кичердек. Балаларыбыз, оныкларыбыз, туруннарыбыз бар. Быел оныклар югары уку йортын тәмамлап диплом алдылар. Берсе армиягә китте. Алар белән горурланабыз. Шулай ук быел «Чишмә» район гәзитеннән атна саен приз уйнатканда бүләк оттык, бик күңелле булды.
Читайте нас: