Гәзитне башыннан азагына кадәр укып чыгам, барысы да кызыклы. Район гәзите миңа ахирәтем кебек, – диде Евгения Вдовина.
Евгения Николаевна тормыш иптәше Борис Иванович белән Чишмә поселогында яши, атна саен бүләк уйнатуда аңа миксер чыкты.
Гаилә башлыгы гомер буена тимер юлда эшләгән, ә Евгения Николаевна 38 ел Чишмә дәваханәсенең бала табу бүлегендә хезмәт куйган. «Күпме балаларның дөньяга килүен күрдем, хәтта оныкларым да биредә туды», диде ул.