Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
7 декабрь 2019, 13:14

Башка Мостай тумас та

Мостай Кәримнең 100 яшенә багышлап

Фәния Вәлиуллина


«Күңелемнән кошлар очырам»

Дисең дә, Мостай агай,

Ул күңелдә әле тагын

Зур кояш та, тулган ай.

Синең кояшың нурыннан

Җанлана бар тирә-як,

Ничек тасвирлап язасың

Табигатьне һәрбер чак.

Туган җирне, Рәсәйне дә

Яратырга өндисең,

Чишмәбезгә тиңнәр юк дип,

Төшем түгел, өн дисең.

Ямьле, матур Дим буйлары,

Көмеш сулы чишмәләр

Газиз җирнең гүзәллеген

Кошлар сайрап дәшәләр.

Мостай агай шигырьләрен

Мәктәпләрдә ятлыйлар,

Ничә телдә язганнарың

Тузанланып ятмыйлар.

Балалар укый сөенеп,

Әкиятләргә чумып,

Театрда пьесаларың

Карыйлар күңел тулып.

Тәрбия кылып халыкны,

Рухи дөньясын ачып,

Һәркемгә дә китап ачык,

Укы кулыңа алып.

Синең күңелеңнән чыккан

Кошларга тиң булмас та,

Ул кошлар – синең китаплар,

Башка Мостай тумас та.

Кулдан кулга күчсәләр дә,

Сокланырлар, тузмас та,

Яшәү үрнәге булдың син

Гомер зая узмаска!
Читайте нас: