Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
30 ноябрь 2019, 18:18

Ил агасы

Каурый каләм

Фәния Вәлиуллина
(Мостай Кәримгә багышлап)
Алтын көзләрдә тугансың

Чишмә җире – Келәштә,

Сынатмыйча яши белдең

Булсаң да ничә яшьтә.

Яшьлегеңә туры килгән

Сугышның ачылары,

Ихтыяр көчен ныгыта

Язмышның камчылары.

Син – ул безнең дан, горурлык,

Якташым, Мостай агай,

Сөйләшүең җанга якын,

Кешелекле һәм ябай.

Төпле фикер уйларыңда,

Китап-китап сүзләрең,

Киләчәк якты булуын

Алдан күрде күзләрең.

Пьесаларың кат-кат ятлап

Сәхнәләрдә уйныйлар,

Тирән мәгънә эчтәлеге,

Карап-карап туймыйлар.

Сугыш кичкән йөрәгеңдә

Аталарча хәстәрлек,

Илем, халкым дип яшәдең,

Гомерең түгел гарьлек.

Күкрәк тулы орден, медаль,

Тарихта тирән эзең,

Телдән төшмәс гасыр буе

Язып калдырган сүзең.

Синең исем белән йөри

Тирә-якта урамнар,

Чишмәлеләр, зур шәхесләр

Горурлык бу, туганнар.

Сине зурлап, искә алып

Җыелыштык бүген дә,

Урыннарың була күрсен

Җәннәтләрнең түрендә.

Тыныч йокла, ил агасы,

Һәрвакыт син күңелдә,

Балкып яна синең йолдыз

Олы җиһан күгендә.
Читайте нас: