Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
22 ноябрь 2019, 13:30

Район гәзитенә бер елга язылам

Филзира Габбасова район гәзитенең «Атна саен приз от» акцисендә тәүге бүләк отучы булды.

Ул үзенең бүләк отуы турында район гәзитеннән укып белгән.

– Редакциягә килеп гәзиткә бер елга язылдым, кат-кат йөрисем килмәде. Аны 1972 елдан бирле алдырам, ә бүләкне тәү тапкыр оттым, көтелмәгән хәл булды, – диде ул.

Филзира апа гомер буена шикәр заводында эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Ул йорт эшләре белән шөгыльләнергә, җәй бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә һәм оныклары белән мәш килергә ярата. Бу юлы да ул оныгы белән килгән иде. Тормыш иптәше Рәис тә төрле басмалар укырга ярата, районныкына гына түгел, шулай ук республика гәзитләренә дә языла.
Читайте нас: