Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
22 ноябрь 2019, 13:08

«Милли аваз» репертуарында халыкчан һәм моңлы җырлар яңгырый...

«Милли аваз» төркеме оешуга быел бер ел тулып килә.

Максатларыбыз зур һәм изге – татар дөньясын данлауга, татар телен саклауга, халкыбызның гореф-гадәтләренә, аның мәдәниятенә һәм мәгарифенә кечкенә булса да яңа сулыш өрү теләге белән янып йөрибез.

«Милли аваз» төркеме әгъзалары репертуарында халыкчан, моңлы эчтәлекле, кеше күңеленә барып җитәрлек җырлар, шигырьләр сайланды, милли биюләр тамашачыларның күңелен, уй-кичерешләрен тибрәтеп җибәрә.

Күп җырларда үзем иҗат иткән шигырь юллары һәм көе яңгырый.

Безнең төркемдә Чишмә районының Слак авылы кызы Якупова Альбина Ремдат кызы да чыгыш ясый. Ул үз тырышлыгы белән Дим бистәсендә «Ак калфак» фольклор төркеме оештырды. Үрге Тирмә һәм Слак авылларында клип төшерер өчен төркем оештырып алып барды.

Альбина Ремдат кызы җәмгыятьтә хатын-кыз ролен үстерү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздыру кебек изге максатларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Шулай ук хатын-кызларга калфак тегү серләрен ачып осталык дәресләре үткәрүдә катнаша.

«Милли аваз» төркеме хәйрия концертлары белән Уфада, Благовар районында чыгыш ясады. Озакламый Чишмә тамашачыларына да үзебезнең җырларыбызны бүләк итәргә ашкынып торабыз. Телебезне, туган җиребезне онытмыйк!

Су алганда ак калфагың суга төшеп акмасын!

Югалтмыйк, дус, туган телне – телнең ишен тапмассың!


Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь һәм композитор Мидхәт Әбделмәнов
Читайте нас: