Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 ноябрь 2019, 15:30

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте

Шагыйрь юбилеена

З. Якупова, Ярми авылы китапханәчесе
Халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына йөз ел тулу уңаеннан Ярми авылы китапханәсендә «Шагыйрь, син таулардан биек…» девизында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте.

Бәйге башланыр алдыннан бу юллар авторы китап сөючеләрне шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды һәм Келәш авылыннан чыккан билгеле шәхесләр турында сөйләде. Бәйгене Мостафа Сафа улына багышланган яңа шигыре белән Фәния Вәлиуллина ачып җибәрде.

Мәктәп укучылары арасында Алсу Исмәгыйлевага беренче урын бирелде. Ә өлкәннәр арасында Рәхилә Галикәева иң оста шигырь сөйләүче буларак танылды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара барышында шулай ук китапханәчеләр Р. Халитова һәм Р. Хөсниярова да Мостай Кәрим шигырьләрен укып ишеттерделәр. Ә китапханә эше ветераны Ф. Галикәева шагыйрь белән очрашуы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Читайте нас: