Күңел кылларымны тибрәтеп,
Эчтән генә сыза моңнарым.
Ярга бәрелгән сулар кебек
Шигырь булып туа уйларым.
Кайдан килә шундый моңлы көй,
Эзлим-эзлим, сине табалмыйм.
Як-ягыма карыйм, күрә алмыйм,
Яннарыңа никтер баралмыйм.
Ярдәм сорыйм таң җилләреннән,
Кайда соң син, илаһи моң чишмәм?
Ишетсәм дә сиңа юл табалмыйм,
Бәлки, чыгасыңдыр йөрәктән.
Шулчак кинәт аңлыйм булмышымны –
Сүзләр-көйләр иңә бит күктән.