Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
27 октябрь 2019, 17:34

Үлемнән дә көчлерәк

Хикәя

Зәрия Вәлиева
Көзнең кышка авышып килгән мәле. Чын-чынлап суытып та җибәрми, сүрән генә кояш чыгып ала да, кабат вак яңгыр белән алышына.

Күпме вакыт узгандыр, вокзалның салкын утыргычында тик бөрешеп утыра Зөмәрә. Кузгалып, йөреп килсәң дә ярар иде үзе, йокы ачылыр, үзе дә җылына төшәр иде. Ирендерә.

Соңгы поездга өлгерергә дип планлаштырган иде ул, булмады. Менә хәзер иртә җиткәнче шулай калкынып утырырга калды. Күрергә тиешле кешесе белән вакытында очраша алган булса, әллә кайчан җылы өендә кайнар чәй эчеп утырыр иде инде. Бар кеше дә син уйлаганча түгел шул. Утыра инде хәзер салкын вокзалда.

Монда соңга калган юлчылар бер ул гына түгел. Кайсылары озын эскәмияне ятак иткән, рәхәтләнеп йоклый. Кайсылары туктаусыз йөреп тора – тәмәке тартырга чыгалардыр инде. Бер почмакта өч сәрхүш тамак ялгап утыра. Зөмәрәнең алар ягына карап алуын күргәч, берсе, урыныннан торып, аңа таба кузгалды.

– Синең дә җылынасың киләме әллә, матур кыз?

Зөмәрәнең шундук йокысы качты. Юл сумкасын кочаклап алып, торып ук басты. Алла сакласын, ярдәм сорар кеше дә таба алмассың!

– Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа!

Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак...

– Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше?

Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхүш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.

– Курыктыңмы?

Зөмәрә ияген генә какты. Куркуы соклану белән алышынды. Кыю булуы өстенә, чибәр дә икән әле бу егет. Гади дә. Күптәнге танышы кебек, «син» дип эндәшүен генә күр! Кызый аңа карап каткан иде, исенә килеп, тиз генә кире урындыгына чүмәште.

– Рәхмәт...

Егет тә юл сумкасын җайлап куеп, Зөмәрә янына урнашты. Аның да Казанга барышы икән, поезд расписаниесен алдан белешмәгән, соңга калган. «Минем бәхеткә...» дип уйлап куйды кыз.

Кайберәүләрнең бөтенләй белешмәгән кешеләр белән шулай ансат кына аралашып китә алуына Зөмәрәнең исе китә. Ул үзе алай булдыра алмый, читләргә авыр ияләшә. Ә менә Илдар белән бөтенләй башкача килеп чыкты. Каян сүзләре табылып торгандыр, таң атканчы сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Уфадан килеше икән егетнең, ул да Әгерҗедә тоткарланган.

– Казанга ике айның берендә барып торырга туры килә, эшем шундый, – дип авыр гына әйтеп куйган иде, аннары елмаеп җибәрде.

– Хәзер менә йөрүләре җиңеләер инде... Зөмәрә оялып башын иде. Үзенең башы күккә тигәндәй булды. Аның юлында мондый чибәр егетләр очрамады түгел. Кайсын үзе ошатмады, кайсыннан «безнең кеше түгел» дип, әнисе биздерде. Шулай йөреп утызга җитүеңне дә сизми калырсың... Поезд Казанга якынлашканда кызның башында: «Ул минем кеше» дигән уй ныклап кереп утырган иде инде.


«Юк инде...»

...Зөмәрә атлап түгел, очып йөри бугай хәзер. Илдарының Казанга килү көннәрен сәгатьләп-минутлап көтеп ала. Ахи-рәтләре дә шакката, болай ук кыланганыңны күргән юк иде, тәмам башыңны әйләндергән бу синең, диләр. Булсын! Бер аныкы гына түгел, Илдарның үзенең дә башы әйләнгәнгә охшый, әүвәлгечә ике айга бер түгел, айга ике килә ул хәзер Казанга. Башта әнисе белән таныштырырга куркып йөрде кыз, күңеленә тия торган сүз әйтеп куяр дип шикләнде. Шөкер, ул да ошатты тагын. «Бусына чытырдап ябыш, кызыкаем, аягында нык басып торганга ошый», – диде. Зөмәрә чытырдап ябышты. Бер килүендә затлы рес-торанга дәште Илдары. Залдагы сүрән яктылык күңелгә рәхәтлек өсти иде. Егет, өстәл аркылы иелә төшеп, Зөмәрәгә күптән көтелгән тылсымлы сүзләрен әйтте:

– Чыгасыңмы миңа, матурым? Зөмәрәнең бөтен гәүдәсе оеп киткәндәй булды.

– Ие-е... – диде дә кызарынып башын аска иде.

Туй көнен тиз билгеләделәр, анысын Илдар бөтенләе белән үз өстенә алачагын әйтте.

– Син, матурым, үзеңне генә кара. Туйга кемнәрне дәшәчәксең, барлап куй. Сине алырга килгәндә бөтенесе әзер булып торсын, – диде.

Аһ, ул ләззәтле көтү мизгелләре! Тагын ике атна... биш көн... иртәгә... Ахирәт дуслары белән барып, туй күлмәген дә алдан ук хәстәрләп куйдылар.

Тик менә бер көнне әнисе әллә ничек күңелгә шом салып куйды:

– Бигрәк нык очынасың, кызыкаем, бәхетләрең генә була күрсен инде, – диде. Зөмәрәнең йөрәге «жу» итеп китте, хәтере калды. «И әни, берәр кире сүз әйтеп куймасаң, күңелең булмый инде синең», – дип уйлады, тик кычкырып әйтмәде, күңелсез генә карап куюдан узмады.

«Иртәгә» дигәннең икенче көнендә Зөмәрә таң атканда ук уянды. Май кояшы искиткеч матур булып күтәрелеп килә иде. Кызның сөенече тулып ташый язды, тик әнисе янына чыкканда үзен кулга алды, тыныч булырга тырышты. Чемоданнар тутырылган, төенчекләр төйнәлгән, алар инде кичтән үк ишек төбендә көтеп утыра иде. Тагын өч сәгатьтән... ике сәгатьтән...

Зөмәрә уйларының ахырына җитә алмады, «чыр-р!» итеп телефон шалтырады. Ниһаять!.. Кыз аның янына атлап түгел, очып барды. Тавышы дулкынланудан дерелдәп чыкты:

– Ал-ло... – Теге якта дәшмичә озаграк тордылар шикелле тоелды. Икенче тапкырында Зөмәрәнең тавышы кыюрак яңгырады.

– Алло, Илдар! Мин... Без әзер, кайчан килеп җитәсең?

Теге якта тагын дәшмәделәр. Ни соң инде бу? Үзенчә шаяртуымы? Әллә башка берәү телефон номерын бутаганмы? Шундый көндә...

Зөмәрә трубканы шапылдатып куйган гына иде, тагын «чыр-р...» иткән тавыш сискәндереп җибәрде.

– Илда-ар!

Тагын тынлык. Зөмәрә ничек тупасрак итеп әйтим икән дип уйларга өлгермәде, телефон «телгә» килде. Тик Илдар түгел иде ул, ниндидер хатын-кыз тавышы иде:

– Син аны көтмә инде, кызый...

Зөмәрәнең йөрәге урыныннан купкандай булды.

– Кем бу...

– Апасы. Как-нибудь держись... Юк инде ул, авария...

Калганын ишетмәде кыз. Трубкасы кулыннан шуып төште. Күз алдын караңгылык басты. Ярый әле әнисе килеп өлгерде, аның кочагына кереп ауды...
Читайте нас: