Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
22 октябрь 2019, 13:02

Волонтёрлар ярдәм итте

Редакция почтасыннан

Тормыш иптәшем белән 60 ел гомер кичердек. Өч кыз тәрбияләп үстердек. Аларның барысы да югары белемле укытучылар, югары категорияле мәгариф отличниклары. Дүрт оныгыбыз бар. Икесе Рәсәй армиясе сафларында хезмәт итеп кайтты, эшкә урнашты, әмма эшләре киеренке булу сәбәпле, мөмкинлекләре булганда гына ярдәм итә алалар. Миңа 84 яшь, авыр физик хезмәт белән шөгыльләнергә көчем дә, сәламәтлегем дә юк. Йорт алдында мунча ягу өчен кайтарылган дүрт кубометр утын ята иде. Ярдәм сорап ветераннар советына мөрәҗәгать иттем. Озакламый районның яшьләр советы рәисе Александр Иванов, Ринат Байбурин һәм Сәлим Гыйззәтуллин килеп өч сәгать эчендә утыннарны ярып та бетерделәр. Аларга район гәзите аша бик зур рәхмәтемне белдерәм. Ныклы исәнлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телим.


Хезмәт ветераны Гизәр Янбарисов
Читайте нас: