Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
8 октябрь 2019, 13:32

Данлыклы якташ

Гәзит укучыбыз иҗаты

Әлфирә Маракаева
Мостай агайның исеме

Бар дөньяга билгеле,

Һәммәбезнең күңелендә

Олы урын биләде.

Остазыма мин дә якташ,

Чишмәләр суын эчтек,

Тугайларда балан җыеп

Дим суларында йөздек.

Драматург, шагыйрь дә ул,

Киң танылган язучы,

Әдәбият казанышын

Җиһанга таратучы.

Дәһшәтле сугыш елларын

Тасвирлады әсәрләр,

Күз алдына килеп баса

Курку белмәс яугирләр.

Тормыш юлы, иҗаты да

Сокландыргыч күренеш,

Безнең гомер агышында

Дулкынландыргыч кичереш.

Башка телләргә тәрҗемә

Ителде күп әсәрләр,

Шигырь сөйгән милләттәшләр,

Каләм тибрәткән дуслар.

Иҗат йомгагын сүткәндә

Күңел түрендә һәрчак:

Үткәннәр гел искә төшә

Ваемсыз, бәхетле чак.

«Оста» сүзе бар Мостайда,

Кәрим охшаш «рәхим»гә.

Олы буын яшьләре дә

Ихтирам итте гелән.

Син салган сукмак буеннан

Атларга тырышабыз,

Хаклык яклап, җирне саклап

Туган якны зурлыйбыз.
Читайте нас: