Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
8 октябрь 2019, 14:48

Аллергиядән ничек котылырга?

Аллергия организмда хлоридлар җитешмәгәннән була.

Шуңа күрә организмга мөмкин кадәр күбрәк тоз кертергә тырышыгыз. Әгәр үпкәләрегез аллергияле икән, тозлы эремә ингаляцияләре үткәрегез. Тиредә аллергия барлыкка килсә, коенгач, тирене тоз белән сөртегез һәм аны юып төшермәгез. Соңыннан ул үзе кубып төшәчәк. Тозны көнгә өч-дүрт мәртәбә ашагач яки ашау арасында кулланыгыз.

Аллергия булганда бөерләр эшчәнлеген көчәйтү һәм бөер асты бизләренең эшен яхшырту буенча чаралар күрергә кирәк. Чөнки бөер асты бизләренең кабыгында преднизолон, гидрокортизон, адреналин кебек гормоннар ясала. Әгәр андый гормоннар җитәрлек кадәр эшләнеп чыкмый икән, аллергия астма, облитерацияләүче эндартерит, волчанка кебек куркыныч авыруларга китерүе ихтимал.
Читайте нас: