Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
6 октябрь 2019, 18:52

Кәефне ризык күтәрә

Ашалган я эчелгән һәрнәрсәнең рухи халәтегезгә җитди тәэсир иткәнен белә идегезме?

Әгәр бу турыда берәр нәрсә беләсез икән, үз-үзегезгә психологик киңәшче була һәм кечкенә генә кимчелекләрне дә юк итә аласыз. Шул ук вакытта, химияле дарулар кулланмаганлыктан, бу даруларның өстәмә йогынтыларыннан котылачаксыз. Альтернатив медицина дип аталучы үләннәр белән дәвалану бик күп еллардан бирле билгеле. Күп кенә үләннәр физик кимчелекләрне бетерү өчен кулланыла. Әмма әле рухи халәтебез дә бар бит. Әгәр ашамлык һәм эчемлекләрегезне шуңа карап сайласагыз, үзегезне әз генә булса да рәхәтрәк хис итәрсез. Ә инде кайчан нәрсә ашап, нәрсә ашамаска икәне турында менә нинди киңәшләр бирә алабыз:


Ачулы булу

Ачулы һәм үпкәле булсагыз, чәй һәм каһвә эчмәгез, чөнки алар ул хисләрегезне тагын да көчәйтәчәк. Алкоголь исә, ачу хисенең иң якын дусты. Шулай ук майсыз ит ашамасагыз да яхшы булыр. Әгәр шартлау дәрәҗәсенә җиткәнсез икән, макарон, икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Үзегезне яхшырак хис итә башларсыз. Агрессивлыгыгызны, башкаларга ташланырга теләү кебек хисләрегезне йөгәнләү өчен чикләвек ашагыз.


Ялгызлык

Ялгыз калдыгыз. Нәрсә эшләргә белмичә йөрисез. Шулай ук бу ялгызлык сезнең эчегезне дә пошыра башлады. Болай булса, сезгә помидор, борыч һәм баклажан ашарга тәкъдим итәбез. Аннары бәрәңге һәм йомырка да ялгызлыктан котылырга ярдәм итәр.


Сагыш

Әгәр тирән сагышка чумгансыз һәм бу хисегез арта бара икән, дөге һәм шикәр турында онытырга киңәш итәбез.


Бизү

Сезгә бернәрсә дә ошамый. Кәефегез юк һәм эчегездә ышанычсызлык тойгысы бар. Болай булса, майсыз ит һәм сыр ашый күрмәгез! Мондый вакытта иң яхшы дару яшел суган икәнен онытмагыз.


Үз-үзегезгә ышаныч

Башкалар янында кимсен-сәгез, сөйләшүдән курыксагыз, димәк, үз-үзегезгә ышанмыйсыз. Бу вакытта бик күп итеп цитрус җимешләрен ашарга тырышыгыз. Әфлисун, мандарин һәм лимон кешегә ышаныч өсти һәм өмет бирә.


Гайрәт чигү

Һич уйламаганда дустыгыз сезгә хыянәт итте. Эш табу өметләрегез юкка чыкты. Сөйгәнегездән аерылдыгыз. Мондый вакытларда кишер ашарга тырышыгыз.


Ару

Әгәр күп эшләүдән арыйсыз икән, табыныгызда борчак ашлары булсын.


Депрессия

Әгәр сез төшенкелеккә биреләсез икән, моның дәвасын петрушкадан таба аласыз. Шоколад та – депрессиягә каршы яхшы дәва.
Читайте нас: