Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Укучы – гәзит
1 Октября 2019, 06:47
Гомер заяга үтмәде
Редакция почтасыннан
Фнүн Кәшфетдинов, хезмәт ветераны
Безнең балачак сугыш чорына туры килде. Ир-атларның барысы да фронтта булганга күрә бәләкәйдән эшкә җигелеп үстек.
Ул вакытта әйткәнчә: «Без кулга эш коралы тотып туганбыз». Без, мәктәп укучылары, өлкәннәрдән калышмыйча колхозда уңыш җыярга ярдәм иттек.
Бервакыт салам эскерте салу өчен озак кына тәҗрибәле кеше табалмыйча интектек: бу эш безнең кулдан килми, сугыштан кайткан солдатларның исән-леге юк. Ул вакытларда авылда ирләре фронтта һәлак булган тол хатыннар (солдаткалар) бар иде. Шуларның берсе эскерт салырга ризалашты, һәм бу эшне бик оста итеп башкарып чыкты, кайбер ирләр дә болай булдыралмас иде. Эшләгәндә көр тавыш белән такмаклар җырлаганы истә калган. Менә шулай, сугыш баруга, тамак ач булуга һәм чарасыз калуга карамастан, күңел төшенкелегенә бирелмәдек.
Ул еллардагы малайлар хәзер ак чәчле карт бабайлар инде. Күбесе исән дә түгел.
Кадерле ветераннарга төшенкелеккә бирелмәгез, безнең гомер заяга узмады, дип мөрәҗәгать итәсем килә. Язмышны ничек бар шулай кабул итегез. Үткәннәрне искә алып, якты киләчәккә өмет белән яшик. Бәйрәм көннәрендә якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез хәл-әхвәл белешеп, исәнлек теләп ешрак шалтыратсын иде.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"