Чишмэ
+33 °С
Ясно
Тат
Рус
Укучы – гәзит
22 Сентября 2019, 06:27
Шигырьләр
Гәзит укучыбыз иҗаты
Нинди көч синдә?!
Нинди сихри көч синдә?!
Бар дөньямны нурладың!
Бер күренеп калдың да
Төн йокымны урладың.
Нинди илаһи көч синдә?!
Тормышымны бизәдең.
Йөрәгемдә ут кабыздың,
Әллә үзең сизмәдең?!
Нинда серле көч синдә?!
Гел тартасың үзеңә,
Менә тагын ашкынам
Бер карарга йөзеңә!
* * *
Соңламыйкчы!
Соңга калмыйк, дуслар, соңламыйкчы
Гафу үтенеп, гафу итәргә,
Кичерәсен бүген кичерик,
Калдырмыйкчы аны иртәгә.
Соңга калмыйк, дуслар, соңламыйкчы
Күбрәк әйтик җылы сүзләрне!
Йөрәкләрне тизрәк дәвалыйк,
Нурландырыйк моңсу күзләрне.
Соңга калмыйк, дуслар, соңламыйкчы
Изгелекләр күбрәк эшләргә,
Күңелләргә шифа яңгыр булып
Сафландырып, яшьнәп яшәргә!
Ришат Әмир, Сәйран авылы
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"