Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
8 сентябрь 2019, 16:53

Шаштыра торган уен

Өйләргә компьютер кергәнгә ике дистә елдан артык вакыт үтте.

Алсу Сәлах
Ләкин безнең менталитет әле һаман да бу «машина»ны кабул итеп бетерә алмый. Безнең өчен ноутбук, компьютер кебек техника бары тик эш өчен генә кулланыла. Күп кенә таныш-белеш гаиләләрдә дә шундый ук хәл.

Мондый техниканың иң куркыныч тәэсире – виртуаль уенга бәйлелек. Интернет тулы төрле коточкыч видеолар йөри: компьютер сүндергән өчен әнисенә кизәнгән әзмәвердәй малайлар, уенга бирелеп мониторны тишкән гренадердай ир-атлар, җиңелгәннән соң тәгәри-тәгәри елаган кызлар, уен героен тотарга дип шәһәр буенча тилереп йөргән яшьләр һәм олылар…

Нәрсәдән башлана соң бу шашу? Күз алдыгызга китерегез – сез берәр сайтта утырасыз. Шул вакыт кайдадыр бер почмакта язу яна башлый: кер, уйна, кара. Матур рәсем, кызыктыра торган сүзләргә алданып, тычканның төймәсенә басу – әле капкынга эләктегез дигән сүз түгел. Бу шул тозакка таба беренче генә адым. Әмма зур, ышанычлы һәм туры адым. Һәр уен саен «Җиңелү булмас, яхшырак уйнап була бит» дигән ялган өмет туа. «Тагын бер тапкыр уйнарга» дигән тылсымлы төймәгә ничәнче тапкыр бас-каныгызны оныткан булсагыз, уйланырга вакыт җиткән. Сүз акчага уйнау турында бармый. Интернет киңлекләрендә андый «күңел ачу» төрләре дә юк түгел, билгеле. Ләкин компьютер уеннарына бәйлелек кешелекнең иң кыйммәтле әйберен – вакытны ала. Компьютер уеннарына бәйлелектән котылган берничә кешенең ачык хатын укырга туры килде. Алар барысы да яшьлекләре, көчле һәм матур чакларының монитор алдында үтүенә үкенә. Вакыт, шул уен аркасында кулдан ычкындырылган күпме мөмкинлек, чыннан да – кайтарып булмаслык байлык.

Мондый төр уеннарга бәйлелек яшүсмерләрдә күбрәк күзәтелә. Яшьләр дә компьютер уеннарына тиз ияләшә. Беренче очракта, бала өйдә булганга, моны ничек тә контрольдә тотып була әле. Ә менә студент булганнар еш кы-на еракка китеп укый, аларның көне буе нишләп бетүен белеп тә, контрольдә тотып та булмый. Иркенлек сизеп алган яшь күңел яңа дуслары белән уртак тел таба алмаса, аның җиңүче булуын тәкърарлап торган анимацияне үзенә иптәш итә. Уен вакытында кеше үзенә җитмәгән хисләрне татый, чөнки монда ул – баш: аны хөрмәт итәләр, аннан куркалар.

Кытайда 2005 елдан бирле компьютер уеннарына бәйлелек чирен дәвалаучы махсус хастаханә эшләп килә.

Нәрсә эшләргә соң? Дөресен генә әйткәндә, әгәр үзегездә яки якын кешегездә мондый тайпылышлар сизәсез икән, кичекмәстән психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Профессиональ дәвалауны Интернеттагы бернинди мәгълүмат та алыштыра алмый.

Ләкин үзегезнең көчегезгә бик каты ышансагыз, түбәндәге ысулларны кулланып була:
СӨЙЛӘШҮ. Балагыз, ирегез белән бу проблема турында фикер алышыгыз. Иң беренче чиратта моның чир булуын ул үзе таныймы икән, шуны белергә кирәк. Әгәр таныса, эш бераз җиңеләя: авыруны дәваларга кирәк икәнен ул үзе дә аңлыйдыр. «Мин исән-сау, нәрсә уйлап чыгарасың син?» – дип һөҗүмгә күчсә, аның белән уртак тел табу кыен булачак. Кызыклы темалар табарга тырышыгыз. Ул үзе генә калмасын, янәшәсендә аралашырдай кешесе һәрвакыт булырга тиеш.
ШӨГЫЛЬ. Кышын урамда әйләнеп керергә, театрга барырга, җәй көне коенырга, җиләк җыярга мөмкин. Балагызны исә җәйгә компьютерлары булмаган картәни-картәтисенә кунакка җибәрү яхшы. Аралашу даирәсе киңәйсә, кеше камилләшә бара.
ЭШ. Авыл җирендә җәй көне эш бетми инде ул. «Бакчаны утап керәсе иде», «Печәнне әйләндерәсе бар» – үсмерне компьютердан аерып алырлык мең дә бер сәбәп бар. Шәһәрдә исә идән юу, кибеткә чыгып керү, ашарга пешерү кебек эшләрне балагызга кушып була.
ЭШ КУШЫП БУЛМАСА, НИШЛӘРГӘ? Ир-ат белән эш итү катлаулырак, әлбәттә. Эштән арып кайткан йорт хуҗасы компьютер уенын ял итеп алу дип саный. Шуңа күрә ипләп кенә альтернатива тәкъдим итегез: балыкка барасы килмиме, дуслары белән күптән күрешкәне юк кебек, апалар туган көнгә/ шашлыкка дәшкән иде… Алар реаль тормышка кайтсын өчен аның матурлыгын, гүзәллеген күбрәк күрсәтергә тырышыгыз!
ХИС. компьютер уеннары уйнаган кешегә хис җитми. Виртуаль дөньядан дулкынлану, курку, шатлык, җиңү хисен тоярга теләгән якыныгызга реаль дөньяның могҗизаларын күрсәтегез. Адреналин җитми икән – американ таулары бар, ахыр чиктә, парашюттан сикерергә була, Бу сынауларны үтсә, ул һичшиксез шатланачак. Исән калуына, мәсәлән. Җиңүче буласы килә икән, тормышта да чын уеннар җитәрлек бит.

Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз. Дөньяга бер генә киләбез, матур итеп яшәргә кирәк. Монитор каршында утырып үткәргән гомерне балаларыгызга да сөйлисегез килмәс, яшьлегегезнең сагынырлыгы да калмас, тормышның гүзәллеген күздән ычкындырмыйк!
Читайте нас: