Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
6 сентябрь 2019, 14:16

Мәскәүдә дә тавыш бирергә мөмкин булачак

29 августта БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко «туры элемтә» барышында сайлаучыларның сорауларына җавап бирде.


Людмила Ф., Чишмә районы


– Башкортстан Республикасының Сайлау турындагы кодексында Башкортстан Республикасы башлыгы һәм Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларын сайлаганда алдан тавыш бирү күздә тотылмаган.

Республикадан читкә киткән сайлаучылардан аермалы буларак, тавыш биргән көндә Мәскәү шәһәрендә булган башкортстанлылар гына төбәк башлыгын сайлауда катнаша ала. Моның өчен 2019 елның 4 сентябренә кадәр Мәскәүдә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша цифрлы участокта сайлаучылар исемлегенә керү турында гариза бирергә кирәк иде. Мөһим шарт – сайлаучы расланган исәп язуы белән порталдан файдаланучы итеп теркәлгән булырга тиеш. Гаризаны тикшергәннән соң сайлаучы цифрлы сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә кертелә. Мәскәүдә шундый

30 цифрлы участок бар, аларның адресларын Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе сайтында яисә республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Голосование на цифровом участке 8 сентября 2019 года» бүлегендә белергә була. Зарурлык булганда гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша кире алырга мөмкин.


Илсаф К., Күгәрчен районы


– Кызганычка каршы, Сез бу сайлауларда тавыш бирә алмыйсыз. Республикадан читкә китүчеләрдән Мәскәү шәһәренә баручыларның гына төбәк Башлыгын сайлауда тавыш бирү мөмкинлеге бар. Анда сынау рәвешендә цифрлы

30 сайлау участогы эшләячәк. Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, сынау уңышлы дип табылса, мондый участоклар калган төбәкләрдә дә оештырылачак.


Лилия Л., Учалы шәһәре


– Һәр сайлаучы үзе килеп тавыш бирә, калган сайлаучылар, референдумда катнашучылар өчен тавыш бирү рөхсәт ителми. Алда язылган гамәлләр Рәсәй Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.24 маддәсендә күздә тотылган административ хокук бозу дип саналырга мөмкин.


Бу турыда тулырак мәгълүмат безнең сайтта https://rodnik-plus.rbsmi.ru/ һәм «ВКонтакте» төркемендә https://vk.com/rodnikplus.

Читайте нас: