Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
4 сентябрь 2019, 12:36

Мәдәният йортында тормыш кайный

Ярмилеләр кич хуҗалык эшләре тәмамлангач нәрсә белән мәшгуль булырга беләләр.

Авыл Мәдәният йортында мөһим даталар һәм бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәрелә.

Мәсәлән, яңа ел төнендә без учак янында җыелып гармунга кушылып җырлар җырлыйбыз, әйлән-бәйлән йөрибез, ә балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйлиләр. Әби-бабайлар турында да онытмыйлар, аларны да бәйрәмнәргә чакыралар, чәй табыны оештыралар, урындагы мәчет хәзрәтенең вәгазьләрен тыңлыйлар.

Шуннан тыш, Мәдәният йортында төрле кызыксынулар буенча берләшмәләр һәм клублар эшли. Биредә ай саен үсмерләр өчен «спид», «Террорчылык», «Алкоголизм һәм тәмәке тарту» темаларына әңгәмәләр үткәрелә.

Безнең Мәдәният йорты сәхнәсендә аның мөдире Гөлфия Сәрвәрова һәм урындагы талантлар тарафыннан әзерләнгән концертлар, спектакльләр күрсәтелә. Ә күптән түгел куелган «Гайфи бабай, өйлән давай» спектакле Ярми һәм күрше авылларда гына түгел, шулай ук район Мәдәният сараенда да зур уңыш белән үтте.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре талантлы авылдашлар белән репетицияләр үткәрәләр һәм аларга район вокалчылары бәйгесенә әзерләнергә ярдәм итәләр. Һәм нәтиҗәсе дә бар. Авылдашларыбыз район «Чишмә сандугачы» бәйгесендә призерлар һәм җиңүчеләр булдылар.

Гөлфия Харас кызы һәм художество җитәкчесе Ринат Галикәев, шулай ук иганәчеләр һәм халык тырышлыгы нәтиҗәсендә быел биредә 50 елдан артык вакыт үткәрелмәгән сабантуй оештырылды. Колхозда хезмәт куйган авыл халкына, тыл һәм хезмәт ветераннарына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Уеннар оештырылды, бик күп кеше җыелды һәм рәхәтләнеп күңел ачтык. Көннең яңгырлы булуына карамастан, һәркемнең күңеле күтәренке булды.
Ярми авылында яшәүчеләр
Читайте нас: