Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
30 август 2019, 13:25

Җир участогының кадастр бәясен үзгәртергә мөмкин

Сорау бир

– Чынлап та, җир участогының кадастр бәясен үзгәртергә мөмкинме?

В. Карачурина, Чишмә поселогы


  • Бу сорауга Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча Благовар һәм Чишмә районнарында муниципальара бүлек начальнигы Гөлнара Якупованың җавап бирүен үтендек.
– 2019 елда Башкортстан Республикасында Башкортстан Республикасының су фонды һәм торак пунктлар җирләре составындагы җир участокларын дәүләт кадастр бәяләү буенча эшләр башкарыла, – дип хәбәр итте ул. – Ул 2016 елның 3 июлендәге 237нче «Дәүләт кадастр бәяләү турындагы» Федераль законга ярашлы БР Җир һәм милек министрлыгының 2018 елның 22 мартындагы 284нче боерыгына ярашлы Башкортстан Республикасының «Дәүләт кадастр бәяләү һәм техник инвентарлаштыру» Дәүләт бюджет уч-реждениесенең (арытаба – ГБУ ГКО һәм ТИ) нигезендә үткәрелә. Һәм чынлап та, ГБУ ГКО һәм ТИ бәяләү эшләре нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасының су фонды һәм торак пунктлар җирләре составындагы җир участокларын дәүләт кадастр бәяләү нәтиҗәләре турында 2019 елның 21 маенда 02-2019-1 санлы отчет әзерләнде. Ул 2019 елның 19 июлендә танышу һәм тәкъдимнәр кертү өчен Росреестр сайтында Дәүләт кадастр бәяләү мәгълүматлары фондында урнаштырылган (https://rosreestr.ru (вкладка Деятельность/Кадастровая оценка/Фонд данных государственной кадастровой оценки/Получение сведений из Фонда данных государственной кадастровой оценки/Проекты отчетов об определении кадастровой стоимости).

Отчетка кадастр бәясен билгеләү белән бәйле тәкъдимнәр кызыксынган теләсә кайсы затлар тарафыннан Дәүләт кадастр бәяләү мәгълүматлары фондында урнаштырылган көннән илле көн

эчендә, ягъни 2019 елның 6 сентябренә кадәр бирелә. Тәкъдимнәр ГБУ ГКО һәм ТИга җибәрелә:

– түбәндәге адрес буенча почта аша җибәрергә яисә үзең илтеп бирергә мөмкин: Уфа шәһ., Бессонов урамы, 26а;

– гомуми кулланылыштагы мәгълүмат-телекоммуникацион челтәрләрне кулланып, шул исәптән Интернет челтәрендә Рос-реестр сайтында Дәүләт кадастр бәяләү мәгълүматлары фондында отчет белән танышканнан соң «Добавить замечание к проекту отчета» сервисын файдаланып on-line аша;

[email protected] электрон почтага;

– Күп функцияле үзәкләр офислары аша.

Отчет документларына тәкъдимдә аның асылын аңлатып шулар керергә тиеш:

1) отчет документларына бирелгән тәкъдим керткән физик затның фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме (соңгысы – булса), юридик затның тулы атамасы, бәйләнеш өчен телефон номеры, электрон почта адресы (булса);

2) отчет документына тәкъдим бирелгән кадастр бәясен билгеләүгә карата кадастр саны һәм (яисә) күчемсез милек объектының адресы;

3) тәкъдимнең отчет документларының кайсы битләренә бирелүе (теләк буенча).

Өстәмә мәгълүматны ГБУ ГКО һәм ТИ сайтында (https://www.btiufa.ru/) алырга мөмкин.
Читайте нас: