Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
15 август 2019, 12:56

Бакчада алмалар өлгерә башлады

Әле кайчан гына урман-болыннардан чиләк-чиләк җиләк җыеп кайткан идек.

Инде алмагачлар башларын иеп утыра башлады – алма өлгерде.

Хәзер уңган хуҗабикәләрне, җиләк чорындагы кебек үк, бер сорау борчый: бу кадәр нигъмәтне нишләтергә?

Без шулай инде: кыш көне әллә кайдан китертелгән алманы кибеттән сатып алып ашыйбыз, ә җәй көне бакча тулы алма, тик ашыйсы килми. Ташлар идең – тагын кызганыч. Череп төшкәннәрен яки кортлаганнарын мал-туарга турап бирүчеләр дә бардыр. Тик капчык-капчык алманы сыер алдына кертеп салырга ашыкмагыз әле. Әмәлен белсәң, алмадан әллә никадәр сый-нигъмәт әзерләргә була.
КОМПОТ

Үзең әзерләгән компот кәгазь тартмаларда сатыла торган сокларга җитми инде. Алма компотын ясауның күп төре бар. Бүген иң киң таралган ысулны тәкъдим итәбез.

5 кг алма, 3 литрлы банкага 1 стакан шикәр комы исәбеннән алына. Алмаларны юабыз, пычак белән сабак урынын чистартабыз. Теләгән кеше компот өчен телемләп туралган алма да куллана ала. Әзер җимешләрне чиста банкаларга тутырабыз (өчтән бер өлешенә), өстенә шикәр комы сибәбез. Банка тулганчы су салабыз һәм капкачын ябып әйләндереп куябыз. Ул суынганчы йомшак сөлгегә төреп торабыз.
ПОВИДЛО

20 литрлы кәстрүлгә чистартылган һәм зур булмаган кисәкләргә туралган алмаларны тутырабыз. Шуңа берәр кушуч өлгергән балан кушып болгатып куябыз. Сок барлыкка килгәннән соң, кәстрүлнең капкачын ябып сүрән утта кайнатабыз. Алма пешкәннән соң, аны дуршлагтан чыгарабыз. Кайнарлансын өчен тагын бер кат утка куеп алабыз. Килеп чыккан катнашмага 3 кг шикәр комы кушабыз һәм ул эреп беткәнче болгатып торабыз. Повидлоны кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Өсте элмәләнгәннән соң капкач ябып куябыз.
ПИРОГ ЭЧЛЕГЕ
КАК

Какның үзен генә ашарга да, эченә куертылган сөт белән чикләвек катнашмасы җәеп төрелгән килеш чәй янына чыгарырга да мөмкин.


ШАРЛОТКА

Уртача зурлыктагы табаны майлап, өстенә телемләп алмаларны турыйбыз. Шуның өстенә сыек камыр катнашмасы агызабыз. Камыр ясау өчен 4–5 йомырканы 1 стаканга якын шикәр комы белән яхшылап күпертәбез, 1–1,5 стакан он белән камыр йомшарткыч (разрыхлитель) кушып төерләре беткәнче туглыйбыз.

Аннары 200 градус кызулыктагы мичтә пешерәбез. Өлгергәнен камырга шырпы тыгып карап та була. Камыр шырпыга ябышмаса, пешкән дигән сүз.

Тәмле булсын!
Читайте нас: