Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
10 август 2019, 12:03

Корбан бәйрәме һәм корбанлык турында

Рухилык

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башлана, быел бу бөек бәйрәм 11 августка туры килә.

Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чалалар.

Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла: беренче көнне (11, 12 яисә 13 августта).

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри: мөселман; ирекле; мосафир булмаган; нисаб күләмендәге малга ия кеше (Рәсәй өчен 20 000 сум); бәйрәм көнендә.

Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел: бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән; я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала: итне үз гаиләсе белән ашый; башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин; итне гаиләсе өчен калдыра.

Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри: Аллаһы исемен әйтү (бисмилләһи), һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.

Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.

Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела.

«Аллаһу әкбәр» дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә.

Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Хупланмый: үтмәс пычак куллану; пычакны хайван алдында үткенләү; башка хайваннар каршында корбан чалу; хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү; чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү.

Корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланылмый: ике күзе сукыр яки бер күзе сукыр булса; һичьюгы бер аягы сукыр булса, әгәр аның сукырлыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса; авыру, ябык булса; колагы яки койрыгы киселгән булса, яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә).

Корбанга чалу рөхсәт ителә, әгәр дә: тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел), кастрацияләнгән булса, кычыту авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).

Хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелеге ачыкланса: хуҗасы бай булса – ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш, әгәр ярлы булса – ничек бар шулай калдыра.

Корбанның төп кагыйдәләре: корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый; җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә: әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин); әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк, корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.

Хайванның тиресен: сәдака итеп бирергә; хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә; яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде.
Читайте нас: