Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
1 август 2019, 13:28

«Мине район гәзитенә яздырырга онытма» дип искә төшерә

Район гәзитеннән атна саен бүләк уйнатуда Тәнзилә Уразмәтова графин һәм стаканнар отты.

Өлкән яшьтә булгач (89 яшь) ул үзе килә алмаган, бүләген кызы Филизә Баязитова алып китте.

– Безнең гаилә мин үземне белә башлаганнан бирле район гәзитен алды, – дип сөйләде Филизә Рифхать кызы. – Әниебез әле дә һәр санны башыннан азагына кадәр укып чыга. Ул 40 ул буена Чишмә поселогының 27нче даруханәсендә эшләде. Гәзиткә язылу вакыты якынлаша башлаган саен «Мине дә район гәзитенә яздырырга онытма», дип искә төшерә.

Филизә Рифхать кызы үзе дә һәрвакыт район гәзитенә языла. Ул анда күбрәк сәләтле балалар турында мәкаләләр урын алуын тели.
Читайте нас: