Шушы көннәрдә «Чишмә» редакциясенә көләч йөзле ханым килде. Вәсимә Мамалимова атна саен приз уйнатуда тәлинкәләр отты.
– Бик яхшы бүләк! Тиздән юбилеем булачак, көтелмәгән һәм күңелле сөенче булды, тәү тапкыр приз оттык, – дип шатланды Вәсимә Галим кызы.
Ачыклануынча, В. Мамалимова тумышы белән Ырынбур өлкәсеннән, 50 елга якын Чишмәдә яши һәм аның гаиләсе шул ук кадәр вакыт район гәзитен алдыра.
– Элек гәзиткә каенанам языла иде, аннан соң үзебез ала башладык. Тормыш иптәшем белән һәр санда үзебез өчен нинди дә булса кызыклы язма табабыз: бу – район яңалыклары, кешеләр турындагы мәкаләләр, кайда нәрсә ачылуы турында да гәзиттән укып беләбез, – диде ул.