Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
6 июль 2019, 12:43

Каурый каләм

Рәис Әминев шигырьләре

Укы намаз


Нинди рәхәт иртә таң алдыннан

Тәһарәт алып азан әйтүе,

Җанга сихәт бирә шушы изге моңның

Авылыбызга урап кайтуы.

Манарадан мәзин азан әйткән чакта

Бар мөэминнәр торган йокыдан,

Раббыбыз бит әйткән безнең хакта

Файда табарсыз, дип намаз укудан.

Миңа җиңел рәкәгатьләрне үтәп

Раббым каршысында булуы,

Гөнаһларны ярлыкауны сорап

Рухның иман белән тулуы.

Укы намаз, калдырма син аны,

Дөнья эшләренә алданып

Байлык эзләп йөрерсеңме тагы

Шайтан кушкан эшкә ялланып?

Чын күңелдән гыйбадәтне кылсаң,

Тәмле бит ул баллы алмадан,

Намаз укыр өчен көчем җитми дисәң,

Кодрәт сора бөек Алладан.

* * *

Байбуга тугаенда


Байбуга буена киләм,

үскән бит анда үлән,

Тугае да бик зур күләм,

ябынган яшел келәм.

Җәй көнендә Байбугада

җиләк җыялар инде,

Хуш исле җиләкнең исе минем борынга керде.

Кызарып пешкән җиләкләр, елмаялар үзләре,

Минем белән сөйләшәләр, тик ишетелми сүзләре.

Миңа карап торсалар да, юк бит инде күзләре,

Эссе кояш нуры белән кызарганнар үзләре.

Байбугада гына үсә карлыганнар, җиләкләр,

Күз ачып йомганчы тула җиләк җыйган чиләкләр.

Бүген дә минем кулымда җиләк җыйган чиләгем,

Һәр җәй саен Байбугага җиләккә дип киләм мин.
Читайте нас: