– Тормыш иптәшем белән барлык мәкаләләрне дә укыйбыз, бигрәк тә район казанышлары, эштә уңганлык күрсәткән хезмәткәрләр турында укуы кызыклы. Тумышым белән мин Туймазы ягыннан, күп еллар дәвамында Чишмә районы да икенче туган ягыма әйләнде. Гәзитнең төрле юнәлешләрне: мәдәни тормышны, медицинаны, иктисадны һәм ветераннар хәрәкәтен яктыртуы ошый, – диде Людмила Александрова.