– Район гәзитенә, тормыш иптәшемә бүләк булсын дип, ярты ел саен язылам. Ул гәзит укырга ярата, район басмасын башыннан ахырына кадәр укый. Бүләк оту турында да иң беренче булып Анатолий белгән, бик шатландык, беренче тапкыр приз алабыз, – дип куанычы белән уртаклашты ул.
Әлеге гаилә район гәзитен 40 ел буена ала. Зинаида үз вакытында икмәк заводында, ә тормыш иптәше Анатолий юл хезмәтендә эшләгән. Алар район халкы, якташлар турында язылган мәкаләләргә өстенлек бирә.