Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
27 июнь 2019, 14:06

Баш миенә файдалы ризыклар

Кул кушырып утырганчы һәм нәрсә туры килде шуның белән тукланганчы, кайбер ризыкларга өстенлек бирсәгез иде.

Аларның баш мие эшчәнлеген яхшыртуы инде исбатланган.


Бөртекле культуралар. Ябыгырга теләүчеләр дә бөртекле культураларның организм өчен файдасы турында яхшы белә. Ул баш мие өчен дә бик әйбәт. Бодайның теләсә кайсы сорты фолий кислотасына бай. Коңгырт төстәге дөге, солы ярмасы, бөртекле икмәк, арпа турында да шуны ук әйтергә мөмкин.


Чәй. Иртән каһвә турында онытыгыз, чәй бар бит! Яңа пешерелгән яшел, йә кара чәй баш мие өчен бик тә файдалы, чөнки анда катехин дигән матдә бар. Нәкъ менә баш миенә ул

җитмәгәндә, үзеңдә авырлык, ялкаулык сизәсең икән.


Йомырка. Яшь барган саен баш мие дә кечерәя башлый. Йомыркада В12 витамины күп һәм ул минең кибүенә каршы тора. Исегездә тотыгыз: йомырканы күп ашарга ярамый, көненә 1–2 данә бик җиткән.


Карри. Әлеге тәмләткеч мине сафландырып һәм аны яңартып тору өчен кирәк. Каррида төп ингредиент – куркумин, ә анда антиоксидантлар бихисап. Нәкъ менә алар ми­нең картаюын тоткарлый. Бу тәмләткечне яратып бетермәсәгез, еш кулланырга кирәк димибез, ә айга бер тапкыр ризыкка кушу да җитә.


Җиләкләр. Кара җиләк, мәсәлән, укуга булган мөмкинлекне арттыра. Ә кура җиләк һәм кара бөрлегәндә антиоксидантлар күп. Көнгә бер генә җиләк капсагыз да, хәтерегез яхшырыр.

Чикләвек һәм көнбагыш. Бөтен төр чикләвекләр дә баш миенә файдалы. Аларда омега-6, омега-3, фолий кислотасы, Е һәм В6 витаминнары күп. Боларның барысы да яхшы фикер йөртү өчен ярдәм итә.


Яшелчәләр. Кәбестә, шпинат баш мие өчен бик тә кирәк. Онытыла барган мәгълүматны искә төшерү өчен файдалы бу продуктлар. Альцгеймер авыруын һәм хәтер начарлануны булдырмас өчен дә ярдәме зур.


Балык. Көндәлек рационда балык ризыкларын куллансагыз, сәламәтлек өчен һәм баш мие өчен дә файдасы булыр. Атнасына бер кисәк балык ашаганда, әлеге дә баягы Альцгеймер авыруыннан сакланырга була. Чөнки балыкта омега-3 бик күп. Майлы кислоталар баш мие эшчәнлеген яхшырта. Галимнәр баш мие сәламәтлеге өчен селдь, тунец һәм лосось балыгын атый.
Читайте нас: