Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
26 июнь 2019, 13:04

Киленгә бүләк – район гәзите

Чишмә поселогында яшәүче Рәсимә Нигъмәтуллина да бүләкләр уйнатканда салат савытлары отты.

Ул Чишмәгә юллама буенча эшкә килгәч тә, 40 ел элек, район гәзитенә язылуын сөйләде.

– Балалар бездән еракта яши. Улым Илшат гаиләсе белән Чишмәдә торганда, киленемнең туган көненә һәрвакыт район гәзитенә әбунә квитанциясе бүләк итә идем, ул, яхшы бүләк, дип шатлана иде. Гәзитне башыннан азагына кадәр укып чыгабыз, ирем, барыннан да бигрәк, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы турында укырга ярата. Җәй эш күп, мал-туар асрыйбыз, бакча карыйбыз, шулай булса да гәзит уку өчен дә вакыт табабыз. Ә приз уйнатуда икенче тапкыр бүләк отам. Беренчесе күптән булган иде, ул вакытта гәзит «Ленин юлыннан» дип атала иде, – диде Рәсимә Бәхти кызы.
Читайте нас: