Чишмэ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
25 июнь 2019, 16:59

«Чишмә»дән – салат савытлары

«Чишмә» гәзитенең тугры әбунәчеләренең берсе бүләк отты

«Чишмә» гәзитенең тугры әбунәчеләренең берсе – Ар авылыннан Гамил Габидуллин «Атна саен бүләк» акциясе барышында салат савытлары отты. Редакциягә ул тормыш иптәше Фәния Әдһәм кызы белән килде.

– Гәзитне күп еллар алабыз. Икебез дә укытучылар булганга күрә, беренче чиратта, мәгариф, укыту эшенә кагылган үзгәрешләр турындагы мәкаләләр кызыклы. Мин лаеклы ялда, йорт-хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, тормыш иптәшем укытуын дәвам итә, – диде ул.

Фәния Әдһәм кызы соңгы елларда фермерлар, крестьян эшләре турындагы мәкаләләр белән дә кызыксынуын әйтте.
Читайте нас в