– Район гәзитен 1973 елдан, Чишмә поселогына күченеп килгәннән бирле алам. Барлык мәкаләләрне, игъланнарны башыннан азагына кадәр укыйм, аннары иремә район яңалыклары турында сөйлим. Кызыклы гәзит, кешеләр турындагы язмалар ошый. Бүләк турында да үзем укып белдем, башта күзләремә ышанмадым. Бүләкне беренче тапкыр отуым, – диде Раиса Яковлевна.