Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 июнь 2019, 13:28

Хикмәтле икмәк

Гыйбрәтле хикәя

Бервакыт акыл иясенә бер хатын-кыз килгән дә:

– Ике ел элек безне ирем белән сез кавыштырган идегез, хәзер инде мин аның белән яшәргә теләмим, безгә аерылышырга кирәк, – дигән.

– Аерылышырга теләвеңнең сәбәбе нидә соң, аңлат әле? –дигән аңа каршы акыл иясе.

– Башка хатыннарның ирләре өйләренә һәрвакыт вакытында кайта, ә минеке көн дә соңга кала, шул сәбәпле һәркөн тавыш чыга.

Карт аптырап: «Сәбәбе шул гынамы? Акча да алып кайта, бала тәрбияләргә дә булышамы? – дип сораган.

– Әйе, тик минем көн саен соңга калып кайта торган ир белән яшисем килми.

– Аерылышасың килгәч, мин сезне аерырмын, тик минем бер шартым бар: өеңә кайт та, зур итеп икмәк пешер, аны миңа алып кил. Тик су, он, йомырка, тоз һәм башка кирәк әйберләреңне өеңнән алма, ә күршеләреңнән кереп сора. Ни өчен икмәк пешерүеңне һәрберсенә тәфсилләп сөйлә, – дигән акыл иясе.

Хатын өенә кайткан да эшкә керешкән. Иң беренче эш итеп күршесенә су сорап кергән. Моның су сорап йөрүенә күршесе бик аптыраган. Ә теге хатын ни өчен су кирәклеген, нәрсәгә дип ипи пешерергә әзерләнүен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.

– Их, син минем иремнең нинди икәнлеген белмисең әле! – дип зарланырга тотынган күршесе. Икенче хатын да, өченчесе дә тормыш иптәшләреннән канәгать булмауларын әйткәннәр.

Ипи пешерергә кирәкле булган ризыкларны җыеп бетергәч, тәмле итеп ипи пешергән дә бу хатын акыл иясенә алып киткән.

– Менә синең шартыңны үтәдем, икмәк белән гаиләңне сыйла, ләкин минем иремнән аерыласым килми.

– Ни булды, кызым? Нигә кире уйладың? – дип сораган карт.

– Минем ирем иң яхшысы икән! – дип җавап биргән хатын.
Читайте нас: