Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
7 июнь 2019, 11:26

«Чишмә»не биш ел укыйбыз

Чираттагы тапкыр приз уйнатканда район үзәгендә яшәүче Светлана Гәрәева да бүләк отты.

Ул тормыш иптәше белән биш ел элек Чишмәгә күченеп килгән, ә элек төньякта яшәгәннәр.

– Тумышым белән мин Миякә районыннан, Октябрьский, Уфа шәһәрләрендә, төньякта яшәргә өлгердек, – диде Светлана Миңнегәрәй кызы. – Чишмә районына күченеп килгәч тә район гәзитенә язылдым. Заман белән бергә атларга, район һәм республикада булган вакыйгалар һәм яңалыклардан хәбәрдар булырга кирәк дип саныйм, бу җәһәттән район гәзите ярдәм итә.

С. Гәрәева «Чишмә» гәзитеннән бүләк отармын дип уйламаган да.

– Шифаханәдән кайткан идем, тормыш иптәшем анда безнең фамилия дә бар, дип гәзитне күрсәткәч, бик гаҗәпләндем, – диде ул.
Читайте нас: